Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй шәһәре паркында һәм скверларында төрле чаралар оештырыла
Зәйдә яллар файдалы һәм мавыктыргыч үтә.
(Зәй, 6 гыйнвар, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Энҗе Әгъләмова). Зәйдә Яңа ел каникуллары чорында шәһәр паркы, скверларда, төрле спорт, мәдәният учреждениеләрендә төрле чаралар оештырыла. 31 декабрьдә зәйлеләр һәм шәһәр кунаклары кичен Ринат Фәрдиев исемендәге паркта үзенчәлекле тамашада күңел ачса, аннан соңгы көннәрдә көндезен уеннар оештырылды биредә. Ә 7 гыйнварьда зәйлеләр яраткан паркта Раштуа бәйрәмен каршылаячак, дип яза җирле басма.
Төрле учреждениеләргә килгәндә, Зәйнең 7нче мәктәбе спорт залында стритбол уеннары бара. "Барс" спорт мәктәбе тренеры К.Х. Асадов оештырган ярышларда яшьләр теләп катнаша.
Физкультура сәламәтләндерү үзәгендә хатын-кызлар арасында волейбол уеннары бара. Иске Зәй, "Импульс", "Барс", балалар иҗат йорты командалары арасындагы ярышлар бик мавыктыргыч үтә.
"Зәй" спорт сәламәтләндерү үзәгендә исә 2006-2007 елларда туган яшүсмерләр командалары арасында мини футбол ярышлары оештырылды. Нәкъ профессиональ футболчылар кебек формалар кигән малайларның җиңү дәрте белән туп тибүен күзәтүе күңелле. Мини футболны соңыннан балалар әти-әниләре белән бергәләп тә уйнады. Ялларны файдалы үткәрү ягында без, диләр әти-әниләр.
Мәктәп укучыларының кышкы каникуллары кысаларында Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сарае спорт залында бу көннәрдә теннис буенча мастер-класслар үтә. Балалар әлеге төр спортны яратып үзләштерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз