news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде

Бу вазифага шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Татьяна Кузнецова вакытлыча билгеләнде.

(Зәй, 28 июнь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Зәйдә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе алышына. Бу турыдагы мәсьәлә шәһәр Советы утырышында каралды. Хәзерге вакытта бу урынга конкурс игълан ителде. Район басмасы шул хакта хәбәр итә.

Утырыш барышында депутатлар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең вакытыннан алда вәкаләтләре туктатылу турындагы мәсьәләне дә карадылар. Район башлыгы Разиф Кәримов шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимовтан үз вәкаләтләреннән азат итүне сораган гариза керүе турында белдерде.

Депутатлар бу сорауны канәгатьләндерде. 27 июньнән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкару моңа кадәр шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Татьяна Кузнецовага йөкләнде.

Кандидатларга куелучы таләпләр: югары белем, муниципаль хезмәттә ике елдан да ким булмаган стаж, идарә итү системасында өч елдан да ким булмаган эш тәҗрибәсе.

Конкурсның шартлары, кирәкле документлар турындагы мәгълүмат http://zainsk.tatarstan.ru/ сайтында урнаштырылган. Белешмәләр өчен телефон: 8(85558) 7-07-90.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100