Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатлыгына өстәмә сайлау 10 октябрьдә узачак
Кандидатларны теркәү өчен документларны кабул итү вакыты 25 августта кичке сәгать алтыда тәмамлана.
(Казан, 7 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда агымдагы елның октябрь аенда узачак муниципаль сайлауларга әзерлек мәсьәләләре белән беррәттән, 2010 елның 10 мартында 38 нче Зәй бермандатлы сайлау округы буенча дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлыгына өстәмә сайлаулар уздыру мәсьәләсе дә каралды.
Билгеле булганча, әлеге округтан Татарстан парламентына сайланган Илшат Фәрдиев ТР Премьер-министры урынбасары – Энергетика министры итеп билгеләнде. Һәм үзен депутатлык вазыйфаларыннан азат итүне сорап гариза язды. ТР Дәүләт Советы депутатлары 22 апрельдә узган сессиядә депутатлар Илшат Фәрдиевнең ТР Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылуы турында карар кабул итте.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин 38 нче сайлау округында сайлау кампаниясенең сайлауларны билгеләү турындагы карар рәсми рәвештә кабул ителгәннән соң башланачагын хәбәр итте. Кандидатларны теркәү өчен документларны кабул итү вакыты 25 августта кичке сәгать алтыда тәмамлана.
Агитация эшләре кандидатны тәкъдим иткәннән алып агымдагы елның 8 октябренә кадәр дәвам итә. Массакүләм мәгълүмат чараларында агитация 11 сентябрьдә башлана. 9 октябрь Тынлык көне буларак билгеләнгән.
Бүгенге утырышта шулай ук Казанда һәм Яр Чаллыда округ сайлау комиссияләре вәкаләтләренең районнар территориаль сайлау комиссияләренә йөкләнүенә, сайлауларны финанслауга, җирле үзидарә органнарына сайлаулар уздыру белән бәйле документларны саклауга, Татарстан Республикасының аерым территориаль сайлау комиссияләре составларына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы мәсьәләләр дә каралды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз