news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй республиканың радиотехника белән мавыгучыларын җыя

Анда дистәгә якын шәһәрдән вәкилләр килүе көтелә

 (Казан, 30 октябрь, “Татар-информ). Зәйгә Татарстанның радиотехника белән мавыгучылар җыела. 2 ноябрьдә Иске Зәй бистәсе яшьләр үзәгендә Татарстан буенча Россия радиотехника белән шөгыльләнүчеләр берлегенең төбәкара бүлеге хисап-сайлау җыелышы уздырачак. Аңа Татарстанның дистәгә якын шәһәреннән вәкилләре килү көтелә, дип белдерә “Зәй офыклары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot