news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районының Имәнлебаш авылында Таҗетдин Ялчыгол укулары үткәрелде

Укулар башланганчы Имәнлебаш мәдәният йорты каршында кул эшләре һәм башка үзенчәлекле эшләрдән әзерләнгән бай күргәзмәне карадылар.

(Зәй, 19 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Кичә Зәй районының Имәнлебаш авылында Таҗетдин Ялчыгол укулары узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Традицион рәвештә уздырылып килүче әлеге күркәм чара елдан-ел киң күләмле була бара, быел да анда күп кенә кунаклар җыелды.

Укулар башланганчы Имәнлебаш мәдәният йорты каршында кул эшләре һәм башка үзенчәлекле эшләрдән әзерләнгән бай күргәзмәне карадылар. Теләгән кешеләр мастер-классларда да катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100