news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районының элеккеге имам-мөхтәсибе вафат

Мәрхүмгә җеназа намазы бүген Зәйнең Үзәк мәчетендә була.

Зәй районының элеккеге имам-мөхтәсибе вафат
dumrt.ru

(Казан, 1 апрель, "Татар-информ"). Бүген, озакка сузылган каты авырудан соң, Зәй районының элеккеге имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов, вафат булды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре һәм республикабыз имамнары исеменнән Сәгыйть хәзрәтнең якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз, Аллаһы Тәгаләдән мәрхүмнең гаиләсенә бу авыр хәсрәтне күтәрерлек көч бирүен сорыйбыз.

Сәгыйть хәзрәт имам-мөхтәсиб вазифасын 2002-2016 елларда башкарды. 2016 елдан нәзарәтнең Аксакаллар шурасы әгъзасы буларак, шураның Зәй бүлеген җитәкләде. Аның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә районда ислам үсеше күзәтелде, мәчетләр ачылды, яшьләр күпләп динебезгә тартылды.

Сәгыйть хәзрәт күренекле татар дин галиме, мәгърифәтче, язучы Таҗетдин Ялчыгол исемендәге укуларга нигез салган, әлеге шәхеснең мирасын халкыбызга кайтаруга үзеннән зур өлеш керткән имам буларак та хәтеребездә озак сакланыр. Аллаһы Тәгалә Сәгыйть хәзрәтнең рухын шат кылып, урыннарын фирдәвес җәннәтләрендә әйләсен", диелгән әлеге хәбәрдә.

Мәрхүмгә җеназа намазы бүген 13.00дә Зәйнең Үзәк мәчетендә була. Аны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин уздырачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100