news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районында язгы чакырылыш кампаниясе төгәлләнде

Язгы чакырылышта Зәйдән Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына 43 егет китте.

Зәй районында язгы чакырылыш кампаниясе төгәлләнде
zainsk-rt.ru

(Зәй, 13 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Клара Ермолаева). Зәй районында 2019 елның язгы чакырылыш кампаниясе төгәлләнде. Хәзер хәрби комиссариатта әлеге кампаниягә нәтиҗә ясыйлар һәм көзге чакырылышка әзерләнәләр.

Язгы чакырылышта Зәйдән Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына 43 егет китте. Алар илебезнең төрле почмакларында - Казан, Белгород, Санкт-Петербург, Хабаровск, Свердловск һ.б. шәһәрләрдә хәрби әзерлек үтә.

Зәй белән хезмәттәшлек итүче Әстерхан өлкәсенең Знаменск хәрби частенә 13 егет озатылды. Алар ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Август ае башында Зәй делегациясе Знаменскийда булып, егетләребезнең хәрби хезмәт шартлары белән танышып кайтачак.

"Язгы чакырылыш кампаниясендә егетләрне армия сафларына озатуның соңгы көне 8 июльдә булды. Бу кампаниядә армиягә китүче егетләр арасында 21е хәрби-исәп белгечлеге үзләштергән. Шунысын да әйтик, быел 25 зәйле Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендәге югары хәрби уку йортларына укырга керергә ниятли. Кабул итү комиссиясе нәтиҗәләре июль азагында билгеле булачак", - ди Зәй хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100