news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районында йөз еллык стажга ия хезмәт династиясе сайлауларда тавыш бирде

Жижикиннар гаиләсенең инде өченче буыны Зәй шикәр заводында эшли. Алар сайлауларда һәрвакыт катнаша.

Зәй районында йөз еллык стажга ия хезмәт династиясе сайлауларда тавыш бирде
zainsk-rt.ru

(Зәй, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Рәзимә Кашапова). Татарстанның Зәй районындагы шикәр заводы хезмәт династиясе — Жижикиннар гаиләсе гражданлык бурычын үтәп, быелгы сайлауларда катнашты, дип хәбәр итә zainsk-rt.ru.

Зәй шикәр заводы үзенең хезмәт династияләре белән данлыклы. Ермолаевлар, Лебедевлар, Бусыргиннар, Алтынбаевлар, Жижикиннар династиясе предприятиенең йөзен билгели. Жижикиннар династиясенең гомуми эш стажы 100 елдан артык тәшкил итә.

Әлеге гаилә династиясе Виктор Алексеевичтан башлана, ул предприятие остаханәсендә эшләгән булган. Аның тормыш иптәше Елена Ивановна исә котельныйда эшләп лаеклы ялга чыккан. Уллары Константинибелән кызлары Маргарита да әлеге предприятиедә күп еллар хезмәт куя. Хәзер инде Жижикиннарның өченче буыны шикәр кайнату процессында катнаша. Константин Жижикинның улы Иван биредә техник программист булып эшли.

«Бер елны да сайлауга бармыйча калганыбыз юк, граҗданлык бурычын үтәргә тиешбез. Бу матур традиция безгә әти-әниләребездән килә, ә без үз чиратыбызда ул-кызларыбызга сайлауга баруның зарурлыгын төшендерәбез», — ди Константин Викторовичның тормыш иптәше Ирина.

Әлеге гаилә предприятиенең җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Быелгы сайлауларда бу гаилә шәһәрнең спорт-сәламәтләндерү үзәге каршындагы оештырылган мобиль сайлау пунктына килде.

«Һәркем уңайлы форсатны табып тавыш бирә ала хәзер. Монысы күпләргә ошыйдыр. Республикабыз, районыбыз киләчәге өчен тавыш биргәнебезгә шатбыз. Тавышымны халык мәнфәгатьләрен кайгырта алырдай кандидатларга бирдек», — диде Ирина Жижикина.

Мәгълүм булганча, 11-13 сентябрьдә Татарстанда республика Президентын сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына, муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча да өстәмә сайлаулар уза.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100