Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй районында тагын ике сәламәтлек саклау учреждениесе ачылды
Президент программасы буенча төзелгән объектның бәясе - 5 миллион сумнан артык.
(Зәй, 29 декабрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Зәй районында тагын ике сәламәтлек саклау учреждениесе – Мирный бистәсендә - табиб амбулаториясе, Ал. Бистәсендә фельдшер-акушерлык пункты ачылды, дип яза җирле басма.
Заман таләпләренә җавап бирә торган медицина учреждениесе булдыру – мирныйлыларның күптәнге хыялы иде. Әлеге мәсьәлә бистәдә узучы халык җыеннарында даими рәвештә күтәрелеп торды. Мәйданы 120 квадрат метрга якын булган амбулатория бистә үзәгендә өр-яңа урында берничә айда үсеп чыкты. Президент программасы буенча төзелгән объектның бәясе - 5 миллион сумнан артык. Модульле амбулаториядә хезмәткәрләрләргә авыруларны кабул итү һәм ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар булдырылган. Биредә табиблар бүлмәләре, процедуралар ясау кабинетлары тиешле таләпләргә туры килә, берничә кешелек көндезге стационар да булачак.
Амбулаторияне ачу тантанасында катнашучы район башлыгы Разиф Кәримов чыгышында зәйлеләргә беренчел медицина ярдәме күрсәтү юнәлешендә максатчан эш алып барылуын, әлбәттә, моның халык тарафыннан хуплануын билгеләп үтте.
-Соңгы елларда Мирный бистәсендә яшәүчеләр өчен уңай шартлар тудыруда шактый эшләр башкарылды һәм ул алга таба да дәвам итәчәк, 2018 елда мәдәният йортын үзгәртеп кор эшләре башланачак, бистәне газлаштырып бетерү дә планлаштырыла, - диде ул.
Табиб амбулаториясен ачу тантанасында шәһәр һәм район Советы депутатлары, Азнакайның модульле ФАПлар җитештерү заводы директоры Рамил Абдуллин, бистә халкы катнашты.
Шул ук көнне Ал. Бистәсендә шундый ук модульле ФАП ачылды, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз