news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Зәй районында шикәр чөгендерен җыеп алу эшләре төгәлләнә

99 процент мәйданда уңыш җыеп алынган

(Зәй, 29 октябрь, «Татар-информ», Гөлнара Галиева). Район хуҗалыгы татлы тамыразыкны җыеп алу эшләрен төгәлли. 99 процент мәйданда уңыш җыеп алынган инде. Беренче булып “Зәй” агрофирмасы механизаторлары әлеге культураны җыеп алу эшләрен тәмамлады. “Зәй шикәре” һәм “Восток” авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә 106 гектар мәйданнан татлы тамыразыкны җыеп аласы бар.
Чөгендер уңышы куандыра. Һәр гектардан 280 центнер чөгендер алына. 220 мең тоннага якын тамыразык Зәй шикәр заводына эшкәртелергә бирелгән. Шикәрлелек дәрәҗәсе 18 процентка якын тәшкил итә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100