news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районында октябрь ахырында яңа күпер ачылачак

Төзелешкә республика казнасыннан 22 миллион сумнан артык акча бүленгән.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Зәй районының Налим авылында «Авыл күперләре» Президент программасы кысаларында күпер төзелеше тәмамлана, дип хәбәр итә «Зәй-информ».

Объект эшләре быелның июнендә башланган. Төзелешкә республика казнасыннан 22 миллион сумнан артык акча бүленгән. Эштә 15 кеше катнаша, аларга яшәү шартлары булдырылган.

Озынлыгы 18 метр һәм киңлеге 10 метрлы яңа күпер әзер диярлек. Хәзерге вакытта эшчеләр рәшәткәләр куя. Биредә җәяүлеләр өчен дә сукмак каралган.

Налим авылында 110 кеше яши, шуларның 5е балалар, аларның 8е мәктәптә укый.

Күперне 25 октябрьгә тапшырырга уйлыйлар. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot