news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районында малайлар күбрәк туган

Статистика күрсәткәнчә, икенче балалары туган гаиләләр күпчелекне тәшкил итә.

(Зәй, 19 октябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Клара Ермолаева). Зәй ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 9 аенда Зәй районында 301 сабый дөньяга килгән. Шуларның 152се - малай, 149ы - кыз бала. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Статистика күрсәткәнчә, икенче балалары туган гаиләләр күпчелекне тәшкил итә. 94 бала – гаиләдә беренче, 134е – икенче , 52 се өченче бала булып туган, 14е дүрт һәм аннан да күбрәк балалы гаиләдә. Яңа туган балалар арасында 2 пар игезәкләр дә бар. Балаларга кушылган исемнәр арасында иң популярлары - Софья, Әмир, Ислам.

Районда ай саен 20ләп пар никахлаша. Моннан тыш, туй көннәрен матур датага туры китерүчеләрнең артуы сизелә, ди бүлек хезмәткәрләре. Быел исә 18 .08.18, ягъни 18 август көнне 12 пар язылышкан. Кызганычка, 9 айда 140 пар аерылышкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot