news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районында өлкәннәр ункөнлегендә ялгыз яшәүчеләрнең фатирларын җыештыралар

Алар өчен атна дәвамында төрле чаралар оештырыла, ташламалы хезмәтләр күрсәтү дәвам итә.

(Зәй, 3 сентябрь, "Татар-информ", Зәй офыклары",  Энҗе Әгъләмова). Зәй районында өлкәннәр ункөнлеге бара. Районда 15 меңнән артык өлкән яшьтәге кеше исәпләнә. Алар өчен атна дәвамында төрле чаралар оештырыла, ташламалы хезмәтләр күрсәтү дәвам итә, дип яза җирле басма.

Балалар өлкәннәребезне хөрмәтләп җылы сүзләр язылган открыткалар әзерләп юлладылар, һәр оешма-предприятиедә лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне кунакка чакырып ихтирам күрсәтелде. Хакимият органнары ветераннары өчен совет чоры рәссамнары күргәзмәсенә сәяхәт, капиталь төзекләндерү үткәрелгән объектларны карау, җәйрәм чарасы оештырылды. Яшьләр эшләре идарәсе каршындагы волонтерлар отряды әгъзалары ялгыз яшәүче өлкәннәрнең йорт-җирләрен, фатирларын җыештыру, тәртипкә китерүдә булыштылар.

Физкультура, спорт һәм туризм идарәсе тренажер залларына, бассейнга, боз сараена аерым шөгыльләргә йөрүне, теннис уйнауны бушлай оештыра. Чәчтарашханәләрдә, шәһәр мунчасында ташламалы хезмәт күрсәтелә. Ә шимбә көнендә үткәрелүче авыл хуҗалыгы ярминкәсендә волонтерлар өлкәннәргә сатып алган продукцияне өйләренә кайтарырга булыша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100