news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районында “Хезмәт кешесе” бәйгесе узачак

Җиңүчеләр Шәһәр көнендә тантаналы төстә бүләкләнәчәк.

Зәй районында “Хезмәт кешесе” бәйгесе узачак
Зәй офыклары

(Зәй, 7 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Клара Ермолаева). Зәй районында традициягә кергән әлеге бәйге ике номинациядә – “Хезмәт кешесе” (бәйге җиңүчесе) һәм “Предприятиенең (оешма, учреждение) иң яхшы хезмәткәре” (өч җиңүче булачак) узачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бөртекле культураларны җыеп алу эшендә катнашучы яшь комбайнчылар һәм машина йөртүчеләр өчен “Хезмәт кешесен данлыйбыз” бәйгесе оештырыла.

Бәйгедә предприятие, оешма, учреждениеләрдә хезмәт куючылар катнаша ала. Җиңүчеләрне билгеләгәндә производство эшчәнлеге нәтиҗәләре, озак еллар тырыш намуслы хезмәт, төрле бүләкләр һәм исемнәргә ия булу, Россия һәм төбәкара бәйгеләр һәм ярышларда катнашу исәпкә алыначак.

Бәйгенең беренче этабында (1 августка кадәр) предприятие, оешма, учреждениеләрдә, икенче этапта (10 августка кадәр) районда җиңүчеләр билгеләнәчәк. Җиңүчеләр Шәһәр көнендә тантаналы төстә бүләкләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot