news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районында хәрәкәт вакытында ут капкан машина янып беткән

Машина йөртүче зыян күрмәгән.

Зәй районында хәрәкәт вакытында ут капкан машина янып беткән

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Зәй районында хәрәкәт вакытында ут капкан машина янып беткән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Төнге сәгать икенчедә «Ока» машинасы Куш-Елга авылыннан ерак түгел юл буйлап барган. Кинәт капот астыннан ялкын бәреп чыккан.

Янгын сүндерүчеләр урынга дүрт минут эчендә килеп җиткән. Унбиш минуттан янгынны сүндергәннәр. Машинаны коткарып калып булмаган - ул тулысынча янып беткән.

Машина йөртүче зыян күрмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot