news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районында “Әдәпле кеше” проекты эшли башлады

Проект эше нәтиҗәләре буенча, иң яхшы һәм иң начар оешма, предприятие, учреждениеләр билгеләнәчәк.

Зәй районында “Әдәпле кеше” проекты эшли башлады

(Зәй, 26 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Клара Ермолаева). Зәй районында Мәдәният елы кысаларында “Әдәпле кеше” проекты эшли башлады. Әлеге проект социаль тармак учреждениеләрендә хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү максатыннан үткәрелә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез рәвештә бәяләүдә анкеталаштыру ярдәм итәчәк, алар бюджет өлкәсе учреждениеләрендә, хакимиятнең территориаль органнарында, шәһәр предприятиеләрендә куелачак. Теләгән һәркем анкета аша поликлиника, мәктәп, балалар бакчасы һәм башка социаль тармак оешмалары эшчәнлегенә үз фикерен әйтә ала.

Проект эше нәтиҗәләре буенча, критерийларга нигезләнеп, иң яхшы һәм иң начар оешма, предприятие, учреждениеләр билгеләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100