Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй районында беренчеләрдән булып тавыш бирү участогына 82 яшьлек Мария Пудова килде
Зәйдә алдан тавыш бирү барышында инде барлык сайлаучыларның 78 проценты үз сүзен әйтергә өлгергән.
(Зәй, 1 июль, «Зәй офыклары», «Татар-информ»). Зәй районында Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү участогына иң беренчеләрдән булып 82 яшьлек Мария Пудова килде. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
"Ил киләчәге өчен балалар, оныкларымны күздә тотып, яхшы үзгәрешләр өчен, тавыш бирәм", - диде Мария Пудова.
Зәйдә иртәнге сәгать 8дән барлык 64 сайлау участоклары да эшкә кереште. Безнең газета журналистлары урыннарда эшли. Николай Шамионов, мәсәлән, шәһәрнең 4нче мәктәбендә урнашкан 1437нче сайлау участогында тавыш бирү барышын күзәтте.
Биредә барлыгы 1350 зәйле РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен үз тавышын бирергә тиеш. Алдан тавыш бирү баврышында инде барлык сайлаучыларның 78 проценты үз сүзен әйтергә өлгергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз