Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй районында бер йорт түбәсе ишелгән
Фаҗига Кармалка торак пунктында урнашкан шәхси йортта була.
(Казан, 22 август, "Татар-информ"). Зәй районындагы Кармалка торак пунктында урнашкан шәхси йортта түбә җимерелә, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Фаҗига турындагы мәгълүмат Зәй районындагы 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына бүген 8.44 сәгатьтә килеп ирешә. Вакыйга урынына Зәй янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре килеп җитә. Ачыкланганча, Кармалка авылында 1940 елларында салынган шәхси йорт түбәсе ишелгән була. Өстәвенә, 2013 елның февралендә анда янгын да чыккан була. Бина шуннан бирле төзекләндерелмәгән. Йортта 62 яшьлек хуҗа кеше үзе генә яши торган була. Аның улы һәм оныгы өйдән ярты ел элек, җимерелүдән куркып, күченә.

Йорт хуҗасы сүзләренчә, түбә ярты ел элек җимерелә башлый һәм бүген тулысы белән килеп төшә. Күршеләр әлеге ир начар тормыш рәвеше алып барганлыгы хакында бәян итте: өендә хәмер эчү өчен еш кына кеше җыйган. Шәһәр хакимияте аңа тулай торакта бүлмә бирәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз