Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй районында балалар ялын оештыруга җитди игътибар бирелә
Быел “Артек”ка бюджет урыннары электрон система буенча бүленә.
(Зәй, 6 февраль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Балалар ялын оештыруга Зәй районында җитди игътибар бирелә. Зәй яшьләр эшләре идарәсе мәгълүматы буенча, район территориясендәге ял-сәламәтләндерү лагерьларыннан тыш, диңгез буендагы ял урыннарына юлламалар бирү дә гамәлдә, дип яза районның "Зәй офыклары" газетасы.
Мәсәлән, соңгы ике елда “Артек” халыкара балалар үзәгендә 7 зәйле ял иткән. Алар - укуда да, җәмәгать эшләрендә дә актив үсмерләр.
Быел “Артек”ка бюджет урыннары электрон система буенча бүленә. Интернет челтәре аша “Путевка” дип аталган автоматлаштырылган система, баланың ел дәвамындагы уңышларына карап, кандидатлар исемлеген булдыра. Шуңа күрә хәзер һәр ата-ана баласының Мактау грамоталарың, дипломнарын, төрле уңышларын дәлилләгән документларны әлеге системага кертә ала, шуның буенча критерий билгеләнә. Моның өчен мөстәкыйль рәвештә интернет челтәрендә АИС ”Путевка” системасында теркәлергә кирәк. Ә юлламаны оту өчен укуда да, шәһәр-район, республика чараларында да алдынгы булу зарур.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз