news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районында бал кортлары үлеме белән бәйле хәл җентекләп тикшереләчәк

Марат Җәббаров бал кортлары агулануына юл куймау буенча инструкция һәр районга җиткерелүен әйтте.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Зәй районында бал кортлары үлеме белән бәйле хәл җентекләп тикшерелә. Бу хакта Министрлар Кабинетында брифингта ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Министр бал кортлары пестицидлар белән агулануына бәйле проблема килеп чыккан районнар булганын әйтте. «Бүген без бал кортлары агулануына юл куймау буенча инструкцияне һәр районга, авыл хуҗалыгы тармагы җитештерүчеләренә җиткердек. Ул министрлык сайтында да бар», — диде ул.

Министр сүзләренчә, һәр районда мессенджерларда төркемнәр булдырылган, анда авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре, ветеринария хезмәте вәкилләре, Роспотребнадзор хезмәткәрләре, агрономнар, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр кертелгән.

«Кызганыч, Зәй районында шундый очрак килеп чыкты. Умартачылар һәм предприятиеләр үзара килешә алмауга да бәйле. Без җентекләп тикшерәбез, гаеплеләрне эзләячәкбез», — дип белдерде Марат Җәббаров.

news_right_1
news_right_2
news_bot