news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районында «Авыл яшьләре» җәйге авыл спорт уеннары уза

Быел ярышлар унынчы мәртәбә уздырыла.

(Казан, 25 август, "Татар-информ"). 26-29 август көннәрендә Зәй районында «Авыл яшьләре» Х җәйге авыл спорт уеннары узачак. Бу хата республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте җиткерә.

Уеннар программасына 14 спорт төре кертелгән. Алар арасында көрәш, гер спорты, аркан тартышу, җиңел атлетика, волейбол, билбау көрәше, өстәл теннисы, шашка, шахмат, бадминтон, савымчылар һәм механизаторлар арасындагы ярышлар бар.

Ярышларда Татарстанның 43 районыннан меңнән артык спортчы катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot