news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районында авыл хуҗалыгы оешмалары бүлекчәләрендә чираттагы рейдлар уза

Чарада катнашучылар шулай ук кырлардагы эш барышы белән дә танышты.

Зәй районында авыл хуҗалыгы оешмалары бүлекчәләрендә чираттагы рейдлар уза
zainsk-rt.ru

(Зәй, 14 май, "Татар-информ",  "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы оешмалары бүлекчәләрендә чираттагы тикшерү уздырды. Анда агрофирма, зооветеринария, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Рейд "Нива" җитештерү комплексында терлекчелек объектларын караудан башланды. Биредә ныклы игътибар 100 башка исәпләнгән беренче бозаулар урнаштырылачак корпусның әзерлеген тикшерүгә бирелде. Гомумән, тикшерүләрдән соң район башлыгы "Нива җитештерү комплексы", "Дурт-Мунча" , "Зәй" сөт җитештерү комплекслары коллективлары эшен уңай бәяләде.

Калган товар сөтчелек комплексларына якын арада терлекчелек продукциясен җитештерү һәм сату буенча планлы күрсәткечләргә ирешергә дигән күрсәтмә бирелде.

"Таң" сөт җитештерү комплексы һәм "Карман" сөт-товарчылык фермаларында, 2 нче группа таналар җәйге лагерьларга күчерелгән. Барлык агрофирмаларда да ферма территорияләрен җыештыру, биналарны агарту һәм дезинфекцияләү эшләре башкарылган.

Чарада катнашучылар шулай ук кырлардагы эш барышы белән дә танышты. Барлык җитештерү комплексларында да арпа, орлыкка горчица, шикәр чөгендере басуларының тишелеше яхшы. Басуларда чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы көрәш алып барыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100