news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районында алты килограммлы гигант гөмбәләр үскән

Ирле-хатынлы Эдуард һәм Оксана кызлары Дарина һәм Сәмирә белән бергә җиде куык гөмбә тапкан, аларның берсе алты килограмм авырлыкта булган.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Зәй районында Хәсәншиннар гаиләсе урманда гигант гөмбәләр үскән аланлык тапкан. Бу хакта «Новости Заинска» газетасы яза.

Ирле-хатынлы Эдуард һәм Оксана кызлары Дарина һәм Сәмирә белән бергә җиде куык гөмбә тапкан, аларның берсе алты килограмм авырлыкта булган. Гөмбәләрнең бары тик икесен генә алганнар, бишесен бүтән гөмбәчеләргә калдырганнар.

«Гөмбәләр янында фотога төшкәннән соң, алардан тәмле аш пешереп ашадык», - дигән гаилә башлыгы.

Гаилә әлеге фотоны районда уза торган «Көз рекордлары» дигән бәйгегә җибәргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100