news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районында 90 яшен тутырган Халидә әби сайлауда катнашты

Халидә әби сайлауларда катнашып, киләчәк буынга үрнәк күрсәтүен үз бурычы дип саный.

Зәй районында 90 яшен тутырган Халидә әби сайлауда катнашты
Зәй офыклары

(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", "зәй офыклары"). Бүген Зәй районы Имәнлебаш авылында яшәүче 90 яшьлек Халидә әби Әхмәтҗанова сайлауда үз тавышын бирде. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

Кичә Халидә әбигә 90 яшь тулган. Аны юбилее белән котларга якыннары җыелган, Зәй районы башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, авыл җирлеге башлыгы Айрат Ишмәтов килгән. Ул гомер бәйрәме белән котларга килгән җитәкчеләргә игътибары, үзен шулай зурлаганнары өчен рәхмәт укый. Халидә әби әле дә шат күңелле, тормыш сөючән, хәтере дә яхшы.

"Элек тә сайлауларны көтеп ала идек, аларда һәрвакыт катнашып килдек", – ди ул.

Әби сайлау буласы көнне бу юлы да көтеп алган. Сайлауларда катнашып, киләчәк буынга үрнәк күрсәтүен үз бурычы дип саный. Сайлау участогына үзе килеп, тавыш биргән. Минем дә сайлауга үз өлешемне кертәсем килә бит, ди ул. Сайлау кәгазен “бисмилла“ әйтеп тартмага салганнан соң, авылдашларына рәхмәт әйтеп, ил-көннәребезгә тынычлык теләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot