news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районында 193 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алынган

Бер гектардан уртача уңыш 411 центнер тәшкил итә.

(Зәй, 26 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәй районы агрофирмалары, “Нива” ширкәтеннән кала, шикәр чөгендере алуны дәвам итә, дип яза җирле басма.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 25 сентябрьгә  4700 гектардан татлы тамыр җыеп алынган. Бу - барлык мәйданның 51 проценты дигән сүз.193 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алынып, уртача уңыш гектарыннан 411 центнер тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100