news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районы Үзәк хастаханәсенә медицина уку йорты студентлары кайта

Алар Зәй табибларын җәйге ял чорында алыштырачак.

Зәй районы Үзәк хастаханәсенә медицина уку йорты студентлары кайта
Зәй офыклары

(Зәй, 7 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Узган җәйдә һәм кышын бездә “Доктор Зәй” студентлар отряды эшләп киткән иде. Бу отряд яңадан районга килә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Идел буе федераль округының 9 субъекты югары медицина уку йортлары студентларыннан тупланган отряд (14 студент) район үзәк хастаханәсендә эшләячәк.

Быел да, узган елдагы кебек, медицина уку йортларында укучылар Зәй табибларын җәйге ял чорында алыштырачак. Студентлар аларга шундый мөмкинлек биреп, июль-август айларында халыкка медицина хезмәте күрсәтәчәк. Моннан тыш, студентлар, шәһәр һәм районда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, төрле авыруларны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар да оештырачак.

– Әлеге идея студентларның Зәй муниципаль районы башлыгы белән очрашу вакытында барлыкка килгән иде. Проектның башлангычында Татарстан Республикасы һәм Идел буе федераль округында студентларның медицина отрядлары юнәлеше җитәкчесе Кристина Сидорова торды. Аның тарафыннан проектка грант та яуланып алынган иде.

Проектның төп мәгънәсе медицина юнәлешендәге яшь кадрларны районнарга җәлеп итү, бу тәҗрибәне сынап карау иде. Сер түгел, бөтен Россиядә мегаполисларда түгел, ә нәкъ менә районнарда медицина кадрларына – табибларга, өлкән һәм кече медицина хезмәткәренә кытлык сизелә.

Җәйге вакытта студент отрядларының төп эше – төп кадрларга җәйге ялларга китү мөмкинлеген тәэмин итү. Шуңа яшь кадрларны районнарга да җәлеп итәргә теләдек, – ди “Доктор Зәй” студентларның округ медицина отряды командиры Аделина Мостафина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100