Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй районы үзәк дәваханәсендә амбулатор гемодиализ үзәге ачылды
Гемодиализ бүлеге ачылуны Зәй һәм Сарман районнарында бөер авырулары белән интегүче 27 кеше зарыгып көтте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Зәй, 28 апрель, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәй районы үзәк дәваханәсендә амбулатор гемодиализ үзәге ачылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Гемодиализ бүлеге ачылуны Зәй һәм Сарман районнарында бөер авырулары белән интегүче 27 кеше зарыгып көтте. Моңа кадәр аларга процедураларга Түбән Кама шәһәренә йөрергә туры килде.
Процедура атнага өч тапкыр дүртәр сәгать дәвам итә. Шуннан соң авыруларның хәле һәрвакытта да яхшы булмый. Дәваланудан соң яңадан Зәйгә өйгә кайтырга кирәк иде.
- Проект буенча, диализ ясау өчен җиде урын каралган, алга таба бу санны унбергә җиткерергә мөмкин. Ачылган көннән башлап, үзәктә 42 пациент дәвалана алачак. Гемодиализ ясау ихтыяҗы булган авырулар унбергә җиткәч, үзәккә 66 кешене теркәп булачак. Бу Зәй һәм Сарман районнарында яшәүче бөер авырулы кешеләрнең барысына да җитәчәк, - диде гемодиализ үзәкләре баш табибы Инна Зәкиева.
Дәвалау үзәгендә гемодиализ процедуралары үтү өчен барлык шартлар тудырылган. Ике диализ залы телевизорлар, шәхси колакчыннар, идарә итү пульты булган диализ кәнәфиләре, индивидуаль өстәлләр белән тәэмин ителгән. Пациентларны дәвалау өчен Япониядә җитештерелгән Nipro чыгым материаллары кулланыла. Биредә алга таба процедура узучыларга 11 хезмәткәр хезмәт күрсәтәчәк.
Үзәкне ачу дәваханәдә зур тантана буларак үтте. Анда район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, “ФармГрупп” ҖЧШ җитәкчесе Фәнис Гыйләҗетдинов катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз