news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районы урманында 78 яшьлек хатын-кыз югалган

Әлеге хәл Туңылҗа торак пункты янындагы урманда килеп чыккан.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Зәй районы Туңылҗа торак пункты янындагы урманда 78 яшьлек хатын-кыз югалган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат үзәгеннән.

Әлеге хәл турында хәбәр бүген 11.30 сәгатьтә Зәй районының 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына килеп ирешә. Урында Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре ачыклаганча, Кадер авылыннан 14 чакрым ераклыкта урнашкан урманга, «Киа Рио» машинасы белән дүрт кеше җиләккә килгән. Кайтыр вакыт җиткәч, 78 яшьлек хатын-кызның юклыгын күрәләр. Мөстәкыйль эзләүләр нәтиҗә бирмәгән һәм кешеләр 112 хезмәтенә мөрәҗәгать итә.

Гадәттән тыш хәлләр коткаручылары белән бергә эзләүдә этләр белән кинологлар, вәкаләтле участок полициясе, урманчы һәм Кадер авылы җирлеге башлыгы катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot