news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районы Татарстанда беренчеләрдән булып шикәр чөгендерен җыюга кереште

Бүгенге көндә Зәй районы хуҗалыкларында шикәр чөгендере 100 га мәйданнан җыелган,

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Татарстанның Зәй районы аграрчылары республикада беренчеләрдән булып шикәр чөгендерен җыюга керештеләр. Аларга 9,1 мең га мәйданнан татлы тамыр җыеп алырга туры киләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте.

«Районда татлы тамыр җыюга» Зәй», «Зәй шикәре» һәм «Восток» агрофирмалары механизаторлары кереште, — диелә хәбәрдә. — Техник культураны урып-җыюда 12 чөгендер җыю комбайны һәм өч үзйөрешле төягеч җәлеп ителгән».

Хуҗалыклар тәүлегенә 8 мең тонна чөгендер эшкәртәчәк.

Бүгенге көндә Зәй районы хуҗалыкларында шикәр чөгендере 100 га мәйданнан җыелган, аның уңдырышлылыгы 450 ц/га тәшкил итә.  аның уңдырышлылыгы 450 ц/га тәшкил итә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot