Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй районы Советының 31 утырышы булды
Анда район бюджеты мәсьәләсе каралды
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Зәй районы Советының утыз беренче утырышы булды. Депутатлар утырыш көн тәртибендә чыгарылган тугыз мәсьәләне тикшереп, тиешле карарлар кабул итте. Утырышны район Советы рәисе Татьяна Воропаева алып барды.
Көн тәртибендә каралган төп мәсьәләләрнең берсе муниципаль районның 2014 елга һәм 2015–2016 елларга бюджет проектын тикшерү иде. Әлбәттә, бюджет формалаштыру районның социаль-икътисади торышы белән бәйле. Әлеге уңайдан утырышта катнашучыларга муниципаль районның 2014–2016 елларга социаль-икътисади үсеш фаразы тәкъдим ителде. Бу турыда район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә, эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү буенча урынбасары Павел Байрашев чыгыш ясады. Депутат, “Мефро уилз Руссия - Зәй заводы” ҖЧШ генераль директоры Илья Давыдов чыгышында заводның тугыз ай эшчәнлеген анализлады.
Районның 2014 һәм 2015–2016 елларга бюджет проекты белән финанс-бюджет палатасы рәисе Венера Шакирҗанова таныштырды (беренче укылышта).
Депутатлар муниципаль районда бюджет процессы, районның 2014 һәм 2015–2016 еллары бюджеты буенча ачык тыңлаулар үткәрү, бюджет проекты буенча гражданнар тәкъдимнәрен исәпкә алу һәм гражданнарның аны тикшерүдә катнашу тәртибе, районда муниципаль юл фонды төзү турында карарлар кабул иттеләр. “Муниципаль районның 2013 елга муниципаль милекне хосусыйлаштыру планы турында” район Советының 31 гыйнварда кабул ителгән карары, шулай ук “Зәй муниципаль районының мактаулы гражданины” исеменә тәкъдимнәр карау буенча комиссия төзү турында” карарына үзгәрешләр керттеләр. “Муниципаль районда Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен тормышка ашыру буенча ведомствоара комиссия төзү турында” карарга да үзгәрешләр кертелде.
Бу хакта “Зәй офыклары” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз