news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районы Поручик авылы мәктәбендә яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча турнир узды

Анда район-шәһәр мәктәпләреннән 70 кә якын сигез командада яшь көрәшчеләр бил алышты.

(Зәй, 12 декабрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Зәй районы Поручик  авылы мәктәбендә яшүсмерләр арасында Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Россиянең мәгариф отличнигы, «Хезмәт Кызыл байрагы», «Халыклар дуслыгы» орденнары, «Халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесе иясе Фалес Вәлиев истәлегенә милли көрәш буенча ачык турнир узды. Әлеге турнирның биредә икенче ел рәттән оештырылуы, дип яза җирле басма.

Анда район-шәһәр мәктәпләреннән 70 кә якын сигез командада яшь көрәшчеләр бил алышты. Поручик мәктәбе данын биш кешедән торган команда яклады. Турнирны ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Александр Чапков, спорт һәм мәгариф идарәләре башлыклары Илфат Әшрәпов белән Сергей Кузнецов, Поручик авыл җирлеге башлыгы Петр Уразайкин, спорт ветераннары, Фалес Әхәтовичның улы Фәрит, аның белән бергә эшләгәннәр, көрәшкә битараф булмаганнар катнашты.

Тантанада чыгыш ясаучылар Фалес Вәлиевнең районда ирешкән уңышлары, матур эшләре, аның Зәй, аеруча Поручик авылы үсешенә зур өлеш кертүе, турнирның биредә очраклы узмавы, аның үзенең дә көрәшче булуы турында сөйләп, яшь буынга аннан үрнәк алырга дәшеп, матур алымнар белән бил алышырга чакырдылар.

Бил алыш 2002 елда туганнар һәм алардан кечерәкләр арасында бер келәмдә оештырылды. Ул 30 килограмм авырлыктагы яшүсмерләр бил алышыннан башланды. Мәктәп фойесында Фалес Вәлиев истәлегенә бай күргәзмә эшләде. Спорт залында исә аның зур итеп эшләнгән портреты тора. Фалес Әхәтович -зәйлеләргә билгеле шәхес, аның эшчәнлеге авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләнгән. Тумышы белән Норлат якларыннан булган Фалес Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң язмышын Зәй яклары белән бәйли: Түбән Биш, Югары Пәнәче мәктәпләрендә укыта. Аграр тармакта да сынатмый Фалес Әхәтович. Колхозда эшне ярыш формасында оештыра. Ит җитештерү буенча артта калган район хуҗалыгы берләшмәсен дә алдынгылар рәтенә чыгара ул. Әлеге берләшмә “Зәй” совхозы, аннан “Заман” хуҗалыгы буларак үсә, ныклы адымнар белән алга атлый. Әлеге хуҗалыкка кергән авылларның социаль йөзе тамырдан үзгәрә. Поручикта ул заманда ук инде җылылык энергиясен саклый торган итеп мәктәп төзелә. Мәктәп коллективы Фалес Вәлиевка мәктәп, андагы уңайлыклар өчен бик рәхмәтле.

-Поручик һәм янәшә-тирә авыл укучылары җылы уңайлы мәктәптә белем ала, без Фалес Әхәтовичны онытмыйбыз, еш аның истәлегенә кичәләр оештырабыз, аның истәлегенә көрәш турнирына да ныклы әзерлек белән килдек, - ди мәктәп директоры .

Әлеге мәктәптә икенче ел инде көрәш түгәрәге эшли, биредә малайларны бил алышка үзе дә көрәшкә мөкиббән Динар Кәримов өйрәтә. Бер ел шөгыльләнүләренә карамастан, араларында призлы урын алучылары да бар. Бил алышучылары арасында рус миләтеннән булганнары да юк түгел.

--Быелгы турнирда да сынатырга исәп юк, минем әтием һәм бабам да көрәшчеләр булган, - ди Поручик мәктәбеннән Алмаз Гибадуллин.

Турнирга Сармашбаш, Югары Мәлем, Түбән Биш, Кадер, Сәвәләй, Сарсаз-Баграж, Чыбыклы, Аксар, татар гимназиясендә белем алучы яшүсмерләр килде. Турнир Фалес Вәлиевнең уллары, мәгариф һәм спорт идарәләре, Поручик җирлеге матди булышлыгы белән узды. Һәр авырлыкта көрәш киеренке барды. Һәркемдә җиңүгә омтылыш көчле иде. Җиңелүчеләр келәмнән чыга торды, җиңүчеләр исә финалга узды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100