news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районы Нератовка авылында 9 баш дуңгыз хуҗалыклардан алып юк ителгән

Татарстанда Африка дуңгыз чумасының барлыгы дүрт чыганагы теркәлгән.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Африка дуңгыз чумасы таралганлыктан, Татарстанда куркыныч янаган зоналарда дуңгызлар тикшерүгә алып яндырыла. 28 декабрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Зәй районы Нератовка авылында 9 баш дуңгыз хуҗалыклардан алып юк ителгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе сайтында хәбәр ителә.

Татарстанда Африка дуңгыз чумасының барлыгы дүрт чыганагы теркәлгән. Алабуга районында чир 20 декабрьдә ачыкланган. Территориядә 37 кабан дуңгызы мәете табылган. Алар яндырып юкка чыгарылган.

Беренче 5 километрлы һәм икенче 100 километрлы куркыныч янаучы зоналар билгеләнгән. Эпизоотик чыганаклардан 5 км радиуста кешеләрне һәм транспортны куркыныч яный торган зонага үткәрүен чикләү буенча постлар куелган.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 8 баш дуңгыз һәм 2 дуңгыз түшкәсе алынган һәм яндырылган. Эпизоотик чыганакта эшләүче бөтен транспорт дезинфекцияләнә. Зәй районы Карамалы, Багряж аучылык хуҗалыкларында табылган кыргый кабаннарның пробаларын тикшерү нәтиҗәләре буенча, Африка дуңгыз чумасының өч чыганагы табылган.

«Шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына дуңгызларны тоту буенча белешмәлекләр таратылды. Республика ветеринария лабораториясе тәүлеклек режимда эшли. Атылган кыргый кабаннардан килгән пробалар тикшерелә. 23-27 декабрьдә 119 проба тикшерелгән», — дигән Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов.

Ул барлык дуңгызчылык предприятиеләре кабаттан тикшерелүен әйткән. «Дуңгызчылык предприятиеләре җитәкчеләренә тагын бер кат мөрәҗәгать итәм: ябык режимда эшләргә һәм дуңгызларны асрау кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Шәхси хуҗалыкларга иткә дип үстерелгән дуңгызларны суярга киңәш итәбез. Бу яндыруга караганда әйбәтрәк», — дип кисәткән ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot