news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районы комбайнчыларына премия тапшырылды

Район башлыгы кулыннан премия алучы ун комбайнчының тугызы - “Зәй шикәре”, берсе “Зәй” агрофирмасыннан.

Зәй районы комбайнчыларына премия тапшырылды
zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/rayon-kombaynchylary-premiya-aldy

(Зәй, 15 август, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Кичә Зәй районы игенчеләрен бүләкләделәр. Район башлыгы Разиф Кәримов катнашындагы әлеге чара “Зәй шикәре” агрофирмасының “Чыбыклы” җитештерү комплексы басуыннан башланды. Бу турыда җирле бама хәбәр итә.

Бу көнне әлеге җитештерү комплексы комбайнчылары Суык-Чишмә бригадасы басуында “Скипетр” сортлы көзге бодайны суктыруда эшли иде.

Басу-кырларда барлыгы биш дистә комбайн эшли. Бүгенгә 60 мең тонна ашлык җыеп алынды инде. Һава торышы җайлана төшә, кайбер җитештерү комплексларында көзге бодайны җыю төгәлләнде, “Зәй шикәре” агрофирмасында да бу эш ахырына бара.

"Бүген беренче премия бирелә башлады, аны атна саен бирәчәкбез. Басу-кырларда берсе артыннан икенче эш ялганып кына тора. 20 августтан көзге чәчүне башлыйбыз, аның өчен тиешле сортлы орлык кайтартылды. 22 августтан шикәр чөгендере алуга керешәчәкбез. Шикәр заводы исә 25 августтан эшли башлаячак, - диде Разиф Кәримов.

Район башлыгы кулыннан премия алучы ун комбайнчының тугызы - “Зәй шикәре”, берсе “Зәй” агрофирмасы җитештерү комплекслары механизаторлары. “Зәй шикәре”еннән Шәйхенур Миннекәев белән Рафис Ходжаев исә икешәр премия алды бу көнне.

Разиф Кәримов, комбайнчылар белән әңгәмә корып, район уракта республикада лидер булып бара, монда сезнең өлешегез биниһая зур, кыен һава шартларында тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, дип җылы сүзләрен җиткерде һәм уракны уңышлы тәмамлауларын теләде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100