news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районы Кадек авылында җиденче тапкыр авылдашлар очрашуы үткәрелә

Бүгенге көндә Кәдектә нибары 20 кеше яши, 40 йортның нигезе, диварлары исән.

Зәй районы Кадек авылында җиденче тапкыр авылдашлар очрашуы үткәрелә
zainsk-rt.ru/

(Зәй, 15 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Клара Ермолаева). Июль аенда Зәй районы Кадек авылында җиденче ел авылдашлар очрашуына җыелдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Кәдектә туып-үскән егетләр һәм кызлар бүгенге көндә кайсы кайда гомер кичерәләр. Күбесенең әти-әниләре вафат, яшәгән йортлары да исән түгел. Алар туган нигезләрен сагынып, янә авыл капкасын ачып керделәр. Бу очрашу якыннарының каберләрендә булырга, алар рухына дога кылырга бер мөмкинлек тә тудыра.

Бүгенге көндә Кәдектә нибары 20 кеше яши, 40 йортның нигезе, диварлары исән. Кайчандыр шау-гөр килеп торган авыл хәзер тынып калган. Яңгыраган җыр-моңнардан, дәртле биюләрдән, шат авазлардан аңа янә җан керде. Төрле төбәкләргә сибелеп, республиканың, Россиянең төрле почмакларында яшәгән авылдашлар бер-берсе белән рәхәтләнеп аралаштылар, балачак хатирәләре, яшьлек истәлекләре белән уртаклаштылар.

Бәйрәмдә катнашучыларны иң элек Сармашбаш авыл җирлеге башлыгы Рәсим Фәсхетдинов, “Восток” агрофирмасының “Сармашбаш” бүлекчәсеннән Инсаф Сафин сәламләделәр, изге теләкләрен җиткерделәр. Үзе шушы авылныкы буларак, Инсаф Гыйлемхан улы ераклардан кайткан авылдашлары, бәйрәм кунаклары өчен чәй өстәле әзерләтеп, коймак пешерүне оештырган иде. Кунаклар үзләре дә тәмле-тәмле күчтәнәчләр белән кайтканнар.

Бәйрәм бик күңелле үтте, һәркем аның дәвамлы булуын теләде. Туган авылында очрашу һәммәсенә дә бер тылсымлы көч өстәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100