Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй районы җитештерелгән продукция күләме буенча республикада "унлык"ка керә
Район үзәгендәге Ринат Фәрдиев паркында бу атна җомга көнне булачак бәйрәмдә төбәктәге вәзгыять турында сүз булачак.
(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”). Продукция җитештерү күләме буенча республика илдә - 6нчы, авыл хуҗалыгына инвестицияләр кертү буенча - 4нче, сәнәгать җитештерүчәнлеге, төзелеш буенча - 5нче урында. Бу уңышларда зәйлеләрнең дә өлеше зур, дип яза “Зәй офыклары” газетасы һәм әлеге фикерне дәлилләргә омтыла.
Мәсәлән, авыл хуҗалыгында яңа технологияләр кулланып эшләү нәтиҗәсендә, районда урып-җыю быел республикада беренчеләрдән булып төгәлләнде, уңдырышлылык та югары. Гомумән, Татарстан икътисадын тотрыклы итү моделе нигезен инновацияләргә җитди басым ясау тәшкил итә. Татарстанны лидер дип тануны Рөстәм Миңнехановны кабат Россиянең инновацион төбәкләр ассоциациясе советы рәисе итеп сайлау да дәлилли. Республикада “Иннополис” икътисади зонасы уникаль үсеше белән аерылып тора, көчле Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры танылып килә, монда бигрәк тә “Алабуга” икътисади зонасы төп урынны били. Хәзер аның нигезендә ИнноКам территориаль инновация үзәге төзү турында Концепция кабул ителде. Концепция Кама аръягы төбәгендә 2020 елга югары җитештерүчәнлекле 30 меңләп эш урыны булдыруны, продукция җитештерү күләмен 2 трлн сумга арттыруны күздә тота.
“Авыл хуҗалыгындамы, юлларны төзекләндерү, социаль объектларны тәртипкә китерү, халык өчен мөһим булган зур финанслар таләп иткән башка эшләрме - барысы күләмле инвестицияләр җәлеп итеп, нәтиҗәле башкарыла”, - ди Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов. Аерым алганда, район 6 айлык эшчәнлек күрсәткечләре буенча үсештә. Җитештерелгән продукция күләме 11,8 млрд сум исәпләнә, бу - республикада 9нчы күрсәткеч.
Республика бюджетыннан җәлеп ителгән 759 млн сумга күптән көтелгән күпер төзелеп бетеп килә һәм моның кризиска карамый башкарылуы - зәйлеләр өчен зур куаныч. Гомумән, халык мәнфәгатен кайгыртып агымдагы елда гына районга 1,2 млрд сум инвестицияләр җәлеп ителде. Быел авыл юлларын төзекләндерү, шәһәр юлларын тәртипкә китерү буенча да күләмле эшләр башкарылды. Авыл җирлекләре өчен бу максатка 20 млн, шәһәргә 30 млн сум акча бүленде. Республика программасы буенча юлларны тәртипкә китерү 208 млн сумга башкарыла. Медицина учреждениеләре, балалар бакчалары, мәктәпләр, клублар, спорт объектларын төзекләндерү, төзү эшләре дә дәвам итә. “Ялта-Зәй” спорт үзәгендә заманча чаңгы-роллер трассасы төзелә башлады, моңа 88 млн сум акча җәлеп ителде.
“Зәй шикәре”, “Зәй”, “Восток” агрофирмалары, “Нива” ҖЧҖ хезмәтчәннәре 36,6 мең гектардан 135 мең тонна ашлык суктырып алды, терлекләргә 8 мең тонна печән, 78 мең тонна сенаж әзерләнде.
Хезмәттән бушаган арада рәхәтләнеп ял итү өчен паркларыбыз арта, яңара, матурая бара. Парклар һәм скверлар көне уңаеннан, 16 сентябрьдә шәһәрдә Ринат Фәрдиев паркы, заманча төзекләндерүдән соң, зәйлеләрне, шәһәребез кунакларын үзенә кабат чакыра, дип игълан ителә район газетасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз