news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районы җитәкчелеге төзү-төзекләндерү объектларында булды

Район башкарма комитеты җитәкчесе рейд вакытында ул подрядчы оешмалар җитәкчеләре, эшчеләр белән аралашты, проблемалар белән кызыксынды.

(Зәй, 22 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәй җитәкчелеге шәһәр-районда федераль һәм республика программалары кысаларында социаль объектларда баручы төзекләндерү эшләрен даими контрольдә тота. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов Түбән Биш авыл җирлегендә - мәктәп һәм мәдәният йорты, Кадердә - мәктәп һәм Яңа Спас авыл җирлегендә башкарма комитет бинасын төзекләндерү, шәһәрнең Иске Зәй бистәсендә “Каенкай” балалар бакчасы, хәрби комиссариат, Сәламәтлек комбинаты (шәһәр мунчасы) һәм коррекция мәктәбендә барган ремонт эшләре белән якыннан танышты.

Чираттагы рейд вакытында ул подрядчы оешмалар җитәкчеләре, эшчеләр белән аралашты, проблемалар белән кызыксынды. Әлбәттә, төзекләндерү эшләренең сыйфаты, эш графикларның, куркынычсызлык чараларының үтәлешенә төп игътибар бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100