news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районы Иске Тәкмәк китапханәчесе - республика конкурсы призеры

"Ел китапханәчесе” буенча балалар китапханәсенең туган як бүлеге китапханәчесе Ләйсән Рахманова диплом белән бүләкләнде.

(Зәй, 17 декабрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары",  Рәзимә Кашапова). Зәй районы Иске Тәкмәк китапханәчесе республика конкурсы призеры булды. "Ел китапханәчесе” буенча балалар китапханәсенең туган як бүлеге китапханәчесе Ләйсән Рахманова диплом белән бүләкләнде, дип яза җирле басма.

Республикада балалар китапханәсе эшчәнлеген камилләштерү максатында “Ел балалар китапханәсе” бәйгесе оештырыла. Аны “Республика балалар китапханәсе” Татарстан Республикасы дәүләт мәдәният бюджет учреждениясе оештыра. Бәйгедә Зәй районы китапханәчеләре дә актив катнаша. Быел Иске Тәкмәк китапханәчесе Валентина Киселева катнашып, “Авыл һәм балалар” номинациясендә 3нче урын алып, Диплом һәм китаплар комплекты белән бүләкләнде.

Валентина Владимировна иҗади хезмәткәр, китапханәдә кызыксыну клублары оештырды, олысы-кечесе белән чаралар уздыра, китап укучылар төрле республика, өлкә һәм төбәкара конкурсларда катнаша.

Иске Зәй шәһәр китапханәсе исә әлеге конкурста “Балалар китапханәсендә экологик тәрбия” номинациясендә сертификат алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100