news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районы Имәнлебаш мәдәният йорты биләмәсендә кардан төрле сыннар ясаганнар

Мәдәният йорты белән ясалма тегермән арасында Кар бабай белән Кар кызы кунакларны сәламләп тора.

(Зәй, 24 декабрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәй районы Имәнлебаш мәдәният йорты биләмәсендә Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан биредә хезмәт куючылар кардан төрле сыннар, Кар бабай һәм Кар кызы ясадылар. Төрле төсләр уйнатып, сыннарны бизәгәннәр. Бу турыда җирле басма хәбәр  итә.

Әлеге фотосурәтләрдән күренгәнчә, биредә сыннарга табигый материаллар кулланып керпеләр, камка, балыклар һ.б. ларны ясап куйганнар

Мәдәният йорты белән ясалма тегермән арасында Кар бабай белән Кар кызы кунакларны сәламләп тора. Биредәге кар өемнәре, тәгәрмәчләрдән ясалган чыршы да күңелгә рәхәтлек өсти. Кыскасы, кар сыкылары сарган агач-куаклар, фигуралар клуб биләмәсен сихри бер манзара итә. Клубы биләмәсе, чын мәгънәсендә, әкият иле.

Мәдәният йортының эче дә күз явын алырдай, күңелгә хуш килердәй итеп бизәлгән. Шул рәвешле, имәнлеләр "Кышкы әкият" конкурсына ныклы әзерлек белән килде. Әкият иленә сәяхәт кылырга килүчеләрне көтеп кала алар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100