news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районы икътисадында эшмәкәрләр өлеше –18 процент

Узган ел эшмәкәрләр күбрәк булган

  (Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Зәйдә бүген 287 кече предприятие, 1197 эшмәкәр исәпләнә, эшмәкәрләр узган ел исә 29га күбрәк булган. Кимү тенденциясе иминият кертемнәре артуга бәйле. Бүген эшмәкәрлектә төп керемне күпләп һәм ваклап сату предприятиеләре (29 процент), төзү белән шөгыльләнүчеләр (15,1), эшкәртү (8,4), күчемсез милек, аренда операцияләре белән шөгыльләнүче оешмалар (16,1), транспорт һәм элемтә (8,1), авыл хуҗалыгы предприятиеләре (6,7) кертә. Тулаем алганда, район икътисадында эшмәкәрлек өлеше – 18 процент, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot