news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районы хастаханәсендә капиталь төзекләндерүдән соң балалар корпусы ачыла

22 декабрьдә булачак ачылыш тантанасында Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашуы көтелә.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”). Зәй үзәк район хастаханәсендә капиталь төзекләндерүдән соң балалар корпусы ачыла. 22 декабрьдә булачак ачылыш тантанасында Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашуы көтелә, дип хәбәр итә “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте.

Зәй үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров беренче һәм икенче катларда поликлиника булачагын, өченче катта тугыз палатадан торган балалар стационары урнашачагын җиткерде. Балалар корпусы 2331,2 квадрат метр мәйданны алып торачак.

Капиталь төзекләндерү 2017 елның июнь аенда башланган. Төзүчеләр электр, су, җылылык, канализация һәм вентиляция белән кондиционерлаштыру системасын алыштырган. Заманча яңа җиһазлар сатып алынган. Балалар өчен велотренажер эшләячәк. Кечкенә пациентларны 14 табиб һәм 49 урта медицина персоналы дәвалаячак.

Зәй районы хастаханәсен капиталь төзекләндерүгә республика бюджетыннан 111 млн сумнан артык акча бүленгән.

Киләсе елга өлкәннәр өчен булган поликлиника, диагностика корпусы, хастаханә филиалы ремонтланачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100