Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй районы газетасы 85 еллыгын билгеләп үтте
«Кызыл Зәй» исеме белән чыккан тәүге газета «Яңа Зәй», «Дуслык байрагы», бүгенге көндә «Зәй офыклары» исемнәре астында басыла.
(Зәй, 3 октябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Рәзимә Кашапова). 2 октябрьдә редакциядә «Зәй офыклары», «Новый Зай» район газеталарының 85 еллык юбилейлары билгеләп үтелде. Бу турыда район газетасы яза.
Аның Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылуы чарага үзенчәлек өстәде. Чарага шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, Зәй матбугатен төрле елларда җитәкләгән редакторлар чакырылды. Газета — чор елъязмасы ул, район тормышын тарихлаштырып бара.
Туган як тарихын өйрәнү музеннан белгеч Людмила Симонова Зәй матбугатының үткәне, аның архивлардан кайтартылган басмалары турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Шул рәвешле районда 1935 елдан чыга башлаган газеталар Зәй үткәненә зур өлеш кертә. «Кызыл Зәй» исеме белән чыккан тәүге газета «Яңа Зәй», «Дуслык байрагы», бүгенге көндә «Зәй офыклары» исемнәре астында басыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз