news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районы чәчүне республикада беренче булып тәмамлады

Район кыр эшләренә иң беренчеләрдән булып керешкән иде.

Зәй районы чәчүне республикада беренче булып тәмамлады
архив/Салават Камалетдинов

(Зәй, “Татар-информ”, 17 май, “Зәй офыклары”, Рәзимә Кашапова). Зәй районы чәчүне республикада беренче булып тәмамлады. Район кыр эшләренә республикада иң алдан керешкән иде, дип яза җирле басма.

Зәй басуларында бүген язгы чәчү тәмамланды. Район басуларына язгы кыр эшләрендә 25 мең 100 гектарда - язгы, 17 мең гектарда - техник, 8,1 мең гектарда - азык культуралары, 9 мең 200 гектарда - шикәр чөгендере, пар җирләренә исә горчица һәм майлы торма чәчелде.

Көзге культурларны тамырдан һәм яфрактан тукландыру тәмамланды. Арпа басулары гектарына 150 килограмм исәбеннән аммиак селитрасы белән тукландырыла, корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot