Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй районы беренчеләрдән булып уракка төште
Район буенча көзге бодай исә 12 мең 800 гектар мәйдан били.
(Зәй, 24 июль, "Татар-информ","Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Бүген Зәй районының барлык агрофирмалары республикада беренчеләрдән булып урып-җыю эшләренә кереште. Аңа старт "Зәй шикәре" агрофирмасы "Чыбыклы" бүлекчәсенең көзге бодай басуында бирелде, дип яза җирле басма.
Әлеге басуда “Скипетр” сортлы бодай 110 гектар мәйдан били. Язын ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов республика районнарында кыр эшләре барышы белән танышканда, бу басуның торышыннан аеруча канәгать калган иде. Әлеге басуда бөртеклеләр дымлылыгы 17 процент тәшкил итә. Тулаем алганда, бу агрофирмада дүрт урында көзге бодай суктыру эше бара. Биредә көзге бодай 3 мең 265, язгысы 2 мең 207, арпа исә 3 мең 134 гектар мәйдан били. Арофирмада төрле маркадагы 23 комбайн урып-җыю эшләрендә катнаша. Уракка старт бирелү мизгелендә район башлыгы Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов, агрофирма җитәкчеләре катнашты.
Шул рәвешле районның барлык агрофирмалары басуларында күңелле хезмәт гөрелтесе. Район буенча көзге бодай исә 12 мең 800 гектар мәйдан били.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз