Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй районы башлыгы студентларга дәрес бирде
Дәрес ахырында студентлар район башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Зәй, 19 ноябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов политехник көллиятендә “Лидерлык: дәрәҗәгә ирешкән җитәкче дәресе”дип аталган дәрес бирде. Актлар залында үткән дәрестә 2-3 нче курсларда укучы 150ләп студент катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Разиф Кәримов чыгышында иң башта студентларны районның быелгы үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды. Шунысы игътибарга лаек, агымдагы елның 8 ае нәтиҗәләре буенча районның социаль-икътисади үсешендә төп күрсәткечләр буенча уңай динамика күзәтелә.
Электр энергиясе җитештерү һәм сату ел саен кимүгә дә карамастан (соңгы 8 елда ел саен 1 миллиард сумга), тулаем территориаль продукт 38 миллиард сумга җитте. 2013 ел белән чагыштырсак, үсеш – 36 процент.
Быел да район икътисадта ирешелгән үз урынын саклый. Беренче яртыеллыкта сәнәгатьтә җитештерү индексы 123 процент тәшкил иткән. Бу – республиканың сәнәгать өлкәсендә үсеш алган районнар арасында иң яхшы күрсәткеч.
Район предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан быелның гыйнвар-августында 22724,9 миллион сумлык продукция җитештерелеп, кулланучыларга озатылган. Бу күрсәткеч буенча Зәй - республикада җиденче урында.
Дәрес ахырында студентлар район башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Алар исә үзеңдә ничек итеп лидерлык сыйфатлары тәрбияләү һ.б. турында иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз