news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районы башлыгы бөртеклеләрне урып-җыю тәмамлану турында хәбәр итте

Республиканың дүрт районы бөртеклеләрне җыеп алуны төгәлләгән, Татарстанда ашлык суктыру күләме 3,7 млн тонна тәшкил иткән.

Зәй районы башлыгы бөртеклеләрне урып-җыю тәмамлану турында хәбәр итте
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Зәй районы механизаторлары бөртеклеләрне җыеп алу йомгаклары буенча 152 мең тонна ашлык җыеп алдылар, уңыш гектарыннан 40,1 центнердан артык тәшкил итте. Бу - республика өчен рекорд. Шул хакта район башлыгы Рәзиф Кәримов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка телеграмма аша хәбәр итте.

«Зәй районы игенчеләре 38 мең гектар мәйданда бөртекле культуралар җыюны уңышлы төгәлләде. Игенчелеккә фәнни якын килү, агротехник чараларны үзвакытында һәм сыйфатлы үткәрү, механизаторларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә һәр гектардан 40,1 центнер ашлык җыеп алынды, тулай җыем 152 мең тонна тәшкил итте», – диде Кәримов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматы буенча, бүгенге көндә республиканың дүрт районы бөртекле культуралар җыюны төгәлләде. Алар Нурлат, Апас, Кайбыч һәм Зәй районнары.

Нурлат һәм Апас районында уңыш шулай ук республика буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак, гектардан 32 һәм 30 центнердан артык алынды. Кайбыч районы урып-җыюны гектарыннан 27,5 центнер уңыш алып тәмамлады. Республика буенча барлыгы 3,7 млн тонна ашлык суктырылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot