news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районы башлыгы 1нче сыйныфка баручы 97 балага мәктәп букчасы тапшырды

Быел шәһәр-районда 1нче сыйныфка баручы 603 бала исәпләнә, шуның 97се - ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр.

(Зәй, 25 август, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Николай Шамионов). Зәйдә ел саен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе үтә. Аның кысаларында быел чаралар аеруча күп уздырылды. Бүген исә аларның иң зурысы район башлыгы Разиф Кәримов катнашында үтте, дип яза җирле басма.

Балалар мәктәпкә әзерләнеп, шатланып барырга, аларга белем алу өчен барлык шартлар да тудырылырга тиеш. Акция дә шуны күздә тота. Аның кысаларында химаячеләр тарафыннан бирелгән акчага 1нче сыйныфка баручы, әмма авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен портфельләр, уку-кирәк яраклары алына. Быел шәһәр-районда 1нче сыйныфка баручы 603 бала исәпләнә, шуның 97се - ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр.

Балаларга портфельләр тапшыру чаралары ике урында оештырылды: 6нчы мәктәптә - шәһәрдә яшәүчеләр , “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә – авыл җирлекләрендә яшәүче балалар өчен. Ике чарада ныклы әзерлек белән, балалар һәм аларның әти-әниләре өчен зур бәйрәм буларак үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot