news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районы балалар бакчасында төбәк семинарында тәрбиячеләр тәҗрибә уртаклашты

“Күкчәчәк” бакчасы – Чаллы педагогика университеты кафедрасының инновацион мәйданчыгы булып тора.

(Зәй, 16 декабрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәйнең шәһәренең “Күкчәчәк” бакчасында  “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның системалы фикерләвен үстерүдә уен технологияләрен куллану” темасы буенча төбәк семинары үтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ул Әлмәт, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләре һәм Тукай районы мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре җитәкчеләре катнашында узды. Киңәшмәдә Чаллы дәүләт педагогика университетының педагогика һәм психология кафедрасы доценты Татьяна Бабынина катнашты.Бу очраклы түгел, “Күкчәчәк” бакчасы – әлеге кафедраның инновацион мәйданчыгы булып тора. Тәрбия мәсьәләләренә кагылган яңа алымнарның шактые биредә сынала һәм кулланыла.

Бакчада 8 төркемдә 198 бала тәрбияләнә. Семинарның практик өлешендә бакча тәрбиячеләре кунакларга төрле яшьтәге балалар катнашында уен формасында оештырылган “Серле сандык”, “Кошлар ишегалды коймасы артындагы дөнья”, “Кар бөртеге сәяхәте” дип аталган шөгыльләр күрсәттеләр.

Чараның икенче өлешендә тәбиячеләр тәҗрибә уртаклаштылар.

Семинар кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар арасында тикшерү эшләре һәм проектлар буенча оештырылган “Мин сиңа серемне ачам” дип аталган муниципаль конкурс җиңүчеләрен бүләкләү булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100