news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районы Баграж авыл җирлегендә үзара салым акчасы зиратны төзекләндерүгә тотылачак

Бу акча белән урам яктырткычларын заманчага алыштырачаклар һәм юлларны тәртипкә китерәчәкләр.

(Зәй, 18 ноябрь, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Клара Ермолаева). Бүген Зәй районы Баграж авыл җирлеге халкы үзара салым буенча референдумда катнаша. Акчалар зиратларны төзекләндерүгә, урам яктырткычларын заманчага алыштыруга һәм юлларны тәртипкә китерүгә тотылачак. Бу хакта "Зәй офыклары" газетасы хәбәр итә. 

Барлык авыл җирлекләрендәге кебек, әлеге җирлеккә кергән авылларда референдумга алдан әзерлек чаралары күрелгән. Аны үткәрү урыннары, җаваплы кешеләр билгеләнгән. Халык арасында аңлату эшләре алып барылган. Һәр авыл җирлегендә үткәрелгән җыеннарда, очрашуларда иң мөһим мәсьәләләр каралган һәм кайберләре референдумга чыгарылган.

Акчалар зиратларны төзекләндерүгә, Бөек Ватан сугышында яу кырыннан кайтмаган авылдашларга куелган һәйкәлләрне төзекләндерүгә, урам яктырткычларын заманчага алыштыруга һәм шулай ук юлларны тәртипкә китерүгә тотылачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

"Барысы да тыныч бара, халык референдумда актив катнаша", - ди Сарсаз-Баграж участок сайлау комиссиясе рәисе Гөлия Бутакова.

"Бик мөһим референдум бу. Үзебез өчен, киләчәгебез өчен. Хөкүмәт ярдәм иткәндә файдаланып калырга кирәк", - диде бер төркем сайлаучылар референдум турында үз фикерләрен белдерүне сорашкач. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100