news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районы авылларында яшәүче йөкле хатын-кызлар юл компенсациясе ала

Быел бу мөмкинлектән 37 хатын-кыз файдаланды

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Зәй районында кабул ителгән “Сәламәт ата-аналар – сәламәт балалар” муниципаль программасы нигезендә, авыл җирләрендә яшәүче йөкле хатын-кызларга, район үзәгенә дәваханәгә бару өчен, юл чыгымнары кире кайтарыла. Агымдагы елда бу мөмкинлектән 37 хатын-кыз файдаланды. Аларга җирле бюджеттан 24712 сум акча түләнде, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы. 

news_right_1
news_right_2
news_bot