news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районы авылларында универсаль спорт мәйданчыклары ачылды

Аларны төзү өчен республика бюджетыннан һәркайсына 2 миллион сумнан артык акча бирелгән.

Зәй районы авылларында универсаль спорт мәйданчыклары ачылды

(Зәй, 5 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Бүген районның Югары Шепкә һәм Бигеш авылларында универсаль спорт мәйданчыклары ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Спорт мәйданчыкларын тантаналы төстә ачуда район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты.

Спорт объектларын төзү эшләре тиз арада башкарылды. Аларны төзү өчен республика бюджетыннан һәркайсына 2 миллион сумнан артык акча бирелгән. Шул ук вакытта Югары Шепкә мәйданчыгы төзүгә район бюджетыннан 102460,84 сум акча сарыф ителгән, шул исәптән төзекләндерүгә 74076,77 сум акча тотылган. Бигеш мәйданчыгын төзүдә муниципаль бюджет өлеше -120898,53 сум, шул исәптән төзекләндерүгә 56321,17 сум киткән.

Гомуми мәйданы 540 квадрат метр тәшкил итүче спорт мәйданчыклары үз эченә ясалма өслекле баскетбол һәм волейбол белән шөгыльләнү өчен мәйданчыкны һәм тренажерлар, таганнар, турник һәм уен комплексы булган мәйданчыкны ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100